Анастасия Фалеева чаңгы-роллерлар буенча Россия чемпионатында ирекле стиль белән спринтер ярышында җиңде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 15-19 сентябрендә Төмән өлкәсенең «Себер энҗесе» кышкы спорт төрләре өлкә үзәге базасында Чаңгы узышлары (чаңгы роллерлары) буенча Россиянең Җәйге чемпионаты уза.

Бүген, 16 сентябрьдә, ирекле стиль белән спринтер ярышында Татарстан спортчысы Анастасия Фалеева, 3 минут 55,84 секундта дистанцияне үтеп, турнирның алтын медален яулады.

Татарстанның тагын бер вәкиле Дарья Непряева бу ярышта 3 минут 56, 31 секунд нәтиҗәсе белән өченче булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International