Нәҗип Миңнекәев һәм Руслан Фәйзрахманов – Тайваньда брейкинг буенча халыкара ярышлар призерлары

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Узган ялларда Гаосюнда (Тайвань) «Kaohsiung Respect Culture breaking International Championships» брейкинг буенча халыкара ярышлар узды. Россия Федерациясе җыелма командасы әгъзалары ярышларда Россия флагы астында чыгыш ясадылар һәм өч медаль яуладылар, шуларның икесе Татарстан спортчылары исәбендә.

Ир-атлар ярышында көмеш медальгә Нәҗип Миңнекәев (B-boy Ziprock) лаек булды.

Команда ярышларында бронза медальне Россия җыелма командасы (FDSARR Team) яулады, аның составында Казан спортчысы Руслан Фәйзрахманов (B-boy Footrockets) чыгыш ясады. Шулай ук җыелма команда составына Александр Ганачьян (b-boy Gun, Ростов-на-Дону шәһәре), Иван Прок (B-boy Alcolil, Кемерово шәһәре) һәм Сергей Чернышев (b-boy Bumblebee, Хабаровск шәһәре) керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International