«Ак Барс-Динамо» «Дончанка»ны кабул итә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 һәм 18 сентябрьдә Казанда Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының 9 нчы туры матчлары узачак. Чирәмдәге хоккей үзәге кырында хатын – кызлар Суперлигасы командалары – Казанның «Ак Барс-Динамо» һәм Волгодонскиның «Дончанка» командалары очрашачак.

Матчлар 14.00 сәгатьтә башлана.

Агымдагы чемпионатта командалар өч тапкыр очраштылар, барлык уеннарда да җиңүне Татарстан хоккейчылары бәйрәм итте. 4 һәм 5 июньдә Казан командасы кызлары Волгодонск спортчыларын 7:1 һәм 5:0 исәбе белән җиңде. Ә өченче тапкыр 28 июньдә Казанда узучы гомуми 6 нчы тур кысаларында 8:0 исәбе белән өстен чыктык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International