Яшь хоккейчылар Казанда «Травушка»да уйный

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Казанның чирәмдәге хоккей үзәге кырында 13 яшькә кадәрге кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Травушка» Бөтенроссия ярышлары уза.

Җиңү өчен көрәштә 9 команда көрәшә:

А Төркеме
- Щелково ш. «ИВС буенча ОРСМ»
- Санкт-Петербург ш. «СШОР УОР-2»
- Волгодонск ш. «Ростов өлкәсе җыелмасы»
- Казан ш. «Динамо-2011» РОРСМ
- Пермь ш. «Орленок»

Б Төркеме
- Казан ш. «Татарстан Республикасы җыелмасы»
- Пермь ш. «Юность»
- Екатеринбург ш. «18 нче ОРСМ»
- Мәскәү ш. «Мәскәү яшьлеге»

Уеннар нәтиҗәләре буенча 18 сентябрьдә узачак ярымфинал һәм стыковка матчларында катнашучылар ачыкланачак.

19 сентябрьдә хәлиткеч очрашулар була. Бүләкләү тантанасы – 15.30 да.

Исегезгә төшерәбез, бер атна элек Казанда яшүсмерләр арасында «Травушка» ярышлары төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International