Радиожурналистлар пляж волейболы уйнады

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Казандагы «Динамо» пляж спорт төрләре үзәге базасында республика радиостанцияләре командалары арасында пляж волейболы буенча традицион 10 нчы Турнир узды.

Турнирда дүрт радиостанция командалары катнашты: «Тәртип радиосы», «ТНВ Болгар радиосы», «Татар радиосы» һәм «Татарстан радиосы» ДТРК. Командаларда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала иде. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында Мамадыш һәм Саба радиостанцияләренең көчле командалары катнаша алмады.

Турнирны ачу һәм бүләкләү тантаналарында «Татарстан» ДТРК радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтов һәм ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов катнашты.

Уеннар нәтиҗәсендә 1 урынны тай-брейкта гына «Тәртип радиосы» командасы яулады. 2 нче урында – узган елгы турнир җиңүчесе - «Татарстан радиосы» КСКК. 3 нче урынны «ТНВ Болгар радиосы» командасы алды.

Җиңүче командага күчмә Кубок, призер командалар уенчыларына медальләр тапшырылды. Ярышларда катнашучыларга шулай ук «Динамо-Ак Барс» (Казан) хатын-кызлар волейбол командасыннан истәлекле фотосурәтләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International