Рәсми башкаладан чираттагы ике уенга «Нефтяник» төньяк башкалага күчте. Җирле «Динамо»га каршы матч 17 сентябрьдә узды. Исегезгә төшерәбез, «Динамовчылар» безнең командага бу язда плей-оффта коры оттырды. «Нефтяник» бу сезонда хисап очрашуына кадәр җиңүгә ирешмәде. Шуңа күрә ике дружинаның да исбат итәсе нәрсәләре бар иде.
Хуҗалар да, кунаклар да озак вакыт бер-берсенең оборонасын өзә алмадылар. Безнең команданы Питер хоккейчылары файдаланган ике рәттән чыгарулар уңайсыз хәлгә куйды. «Нефтяник»ның элеккеге уенчысы Владимир Пешехонов аерылып торды. Җавап алкасын әлмәтлеләр өченче период башында ук керттеләр – Ислам Хәсәнов төгәл иде. Төп вакыт узганчы исәп үзгәрмәде, уен оертаймга күчте.
Анда башта динамовчылар җиңүгә якын иде, ләкин һөҗүм итүче уенчы тидерә алмады. Аннары һөҗүмне «Нефтяник» уенчылары оештырды. «Динамо» капкачысы бер флангка күчте, һәм Максим Лазарев, пас алгач, алканы якындагы ачык почмакка җибәрде.
1: 2 – «Нефтяник» беренче җиңүгә ирешә. 19 сентябрьдә кунаклар сериясе «СКА-Нева» белән очрашу белән тәмамланачак.
17.09.2024. Санкт-Петербург. «Юбилейный» СК. OLIMPBET хоккей буенча Россия чемпионаты – Бөтенроссия хоккей лигасы. «Динамо СПб» - «Нефтяник» - 1:2 ОТ (0:0, 1:0, 0:1, 0:1).