Казанда 20-22 сентябрьдә «Көнчыгыш Кубогы» халыкара турниры узачак, анда Россия, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм Кыргызстаннан 10 команда уйнаячак. Турнир «Рубин» футбол клубы һәм ТР Спорт министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Катнашучылар матчларны 7гә 7 форматта «Аккош» табигать саклау зонасының матур урман массивында урнашкан «Яшь гвардия» спорт лагере кырларында үткәрәчәк. Шунда ук турнирда катнашучылар – 10-11 яшьлек балалар урнашачак.
20 сентябрьдә комплекс территориясендә шобага үткәреләчәк, шуннан соң турнирга старт биреләчәк.
Жирәбәдән соң турнирны ачу тантанасы Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашында узачак.
21 сентябрьдә «Ак Барс Арена» стадионында МИР-Россия Премьер-Лигасы «Рубин» - ЦСКА матчы алдыннан турнирда катнашучылар вәкилләре арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланачак.
22 сентябрьдә ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына «Рубин» ФК АНО идарәсе президенты Марат Сафиуллин киләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Көнчыгыш Кубогы» – клуб тарихында җиде илдән катнашучыларны җәлеп итәчәк беренче шундый балалар турниры.
Турнир турында тулырак:
https://rubin-kazan.ru/east-cup/
Турнирдан барлык яңалыклар һәм контент:
https://t.me/eastcup/