Алкалы хоккей буенча Казан Кубогына беренче ике уенда «Динамо» уенчылары ике җиңү яулады.
16 сентябрьдә «Татнефть Арена» БСда турнирны ачу тантанасы булды. Символик рәвештә алка ыргытуда Казан шәһәре Хоккей федерациясе идарәсе рәисе Роман Соловьев катнашты.
Шул ук көнне беренче ике уен да уздырыла.
Чебаркулдан «Звезда» җирле «Тимерхан»ны 5:0 исәбе белән җиңде. Ә Казанның «Динамо»сы киеренке бәйгедә «Факел»ны (Яңа Уренгой) 2:1 исәбе белән җиңде.
Старт матчларының иң яхшы уенчылары дип Илья Голубев («Тимерхан»), Владислав Королев («Звезда»), Макар Косицких («Динамо»), Константин Куликов («Факел») аталды.
17 сентябрьдә тагын ике матч узды:
21.00 сәгатьтә «Ватан» боз аренасында «Тимерхан» хоккейчылары «Факел» ны 2:1 исәбе белән җиңде.
21.30 да «Татнефть Арена»да шундый ук исәп белән «Динамо» «Звезда» командасын 2:1 исәбе белән җиңде.
Бүген, 18 сентябрьдә, турнирда ял көне. 3 һәм 4 уен көннәре 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.