Бүген, 2024 елның 18 сентябрендә, «Себер энҗесе» үзәгендә Россия чемпионаты тәмамланды.
Ярышларның йомгаклау көнендә спортчылар 15/20 чакрымга классик стильдә шәхси узышта көч сынаштылар. 44.01.1 мин нәтиҗәсе белән Татарстан чаңгычысы Савелий Коростелев җиңүче булды. Йомгаклау таблицасында шулай ук Татарстан спортчысы Сергей Ардашев та бишенче урынны алды (+58.5 секунд).