Пуля белән ату буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 21 яшькә кадәрге спортчылар арасында Россия Беренчелегендә һәм ядрә белән ату буенча Бөтенроссия ярышларында катнашачак. Ике чара да 19-28 сентябрьдә «Мирный» СК да (Мирный бистәсе, Яңа Дәүләки ур., 2а) узачак.
Ярышларда 300 дән артык спортчы катнашачак. Алар винтовкадан, пистолеттан һәм катнаш парларда ату буенча медальләр уйнатачак. Тантаналы ачылыш җомга көнне, 20 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак. Ярышлар 21 сентябрьдә башлана.