Алисә Вәлиева – юниорлар арасында кыяга менү буенча турнирның көмеш призеры

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан спортчысы һәм «Авиатор» физкультура-спорт җәмгыяте тәрбияләнүчесе Алисә Вәлиева «двоеборье» олимпия дисциплинасында 18-19 яшьлек яшүсмерләр арасында кыяга менү буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды. Турнир 2024 елның 11-16 сентябрендә Воронеж шәһәрендә узды.

Республикадан узган ярышларда шулай ук Әминә Кәримова һәм Александра Чалова 14-15 яшьлек кызлар категориясендә катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International