13-14 сентябрьдә Казанда 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча «Тасма» ФСҖ» ОРСМ ачык беренчелеге узды. Турнир террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.
Ярышларда Әгерҗе «Спорт мәктәбенең» 8 спортчысы – тренер-укытучы Александр Светлишин тәрбияләнүчеләре катнашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча Егорова Полина (алтын, 57 кг) һәм Ягданова Полина (бронза, 48 кг) призер булдылар.