Чүпрәле районында «ГТО белән 1 класска» республика онлайн-акциясенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Акция видеороликлар конкурсы форматында үткәрелде. Анда беренче сыйныф укучылары катнашты.
Конкурс җиңүчеләре:
1 урын – Илшат Вилданов (Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбе);
2 урын – Гаделәй Насыйбуллина (Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбе);
3 урын – Ксения Хрисанова (Чуаш Чүпрәле урта мәктәбе).
Бүләкләү 21 сентябрьдә «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм ярышларын ачу тантанасында узачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.