Татарстан спортчылары Изге Иманлы кенәз Александр Невскийның II Бөтенроссия спорт уеннары призерлары булды

2024 елның 20 сентябре, җомга

Түбән Новгородта изге кенәз Александр Невскийның II Бөтенроссия спорт уеннары тәмамланды. 12-15 сентябрьдә Россиянең 68 төбәгеннән килгән спортчылар, шулай ук Беларусь Республикасы командасы төрле дисциплиналарда көч сынашты.

Татарстан Республикасы делегациясенә 46 кеше — яшь спортчылар, тренерлар, шулай ук Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих Хәзрәт Ибраһимов һәм Казан епархиясенең физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча комиссия рәисе иерей Василий Крючков керде.

Уеннарның рәсми ачылышы 12 сентябрьдә Александр Невский соборы каршындагы мәйданчыкта узды. Ачык һавада опера форматындагы тантаналы чарага 8000нән артык кеше килде.

Дүрт көн дәвамында катнашучылар баскетбол (3×3), самбо, өстәл теннисы, шахмат, мини-футбол турнирларында көч сынаштылар, шулай ук ГТО нормаларын үтәделәр. Моннан тыш, онлайн-шахмат буенча турнир һәм фиджитал-хоккей буенча фестиваль узды. Ярышлар алдыннан иерей Василий Крючков Татарстаннан катнашучыларга хәер-фатихасын бирде, шулай ук яшь спортчылар белән ярышларны гадел алып бару, спортта дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеге турында сөйләште.

Уеннар кысаларында шулай ук «Иман һәм спорт» форумы да узды. Руханилар вәкилләре өчен епархияләрдә спортны үстерүгә багышланган семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Изге Александр Невскийның Бөтенроссия уеннары нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында Санкт-Петербург командасы җиңү яулады, II һәм III урыннар Свердловск һәм Кемерово өлкәләре спортчыларына бирелде.

Татарстан җыелма командасы берничә дисциплинада лаеклы чыгыш ясады. Спортчылар теннис буенча ялгыз разрядта көмеш һәм парлы разрядта бронза медальләрне өйләренә алып кайттылар. «Ак-Барс» клубы командасы фиджитал-хоккей буенча турнирның берсүзсез җиңүчесе булды. Самбо буенча 54 кг га кадәр авырлык үлчәмендә (егетләр) безнең егетләр көмеш медаль яуладылар.

Изге Иманлы кенәз Александр Невскийның II Бөтенроссия спорт уеннарын оештыручылары – Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча Патриарх комиссиясе, Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, Түбән Новгород епархиясе, «Россия» спорт җәмгыяте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International