«Зилант» «Воронеж-Юниор»ны икенче тапкыр җиңде

2024 елның 22 сентябре, якшәмбе

«Мирас» спорт комплексында бу якшәмбедә «Зилант» һәм «Воронеж-Юниор» командалары арасында икенче очрашу узды. Кичә кебек үк матчның җиңүчеләре казанлылар булды. Исәбе – 40:27.

Голларны Павел Елистратов (7), Владислав Размаев (6), Данил Гумянов (5), Никита Мачульский (5), Артем Сухочев (4), Дмитрий Калугин (3), Максим Васильев (3), Батыр Биданок (3), Иван Чапленков (2), Руслан Хәбибов (1), Денис Корякин (1) керттеләр.

Матчка һәм сериягә «Зилант» составында очрашуның иң яхшы уенчысы Дмитрий Калугин нәтиҗә ясады:

«Ике матчның аермасы шунда ки, кичә без дөрес көйләнмәдек һәм, әйтик, җанатарларыбызга карата үзебезне начар тоттык. Бүген кәеф тулы иде, без матур уен күрсәттек, җанатарларга күңелле булды. Безгә ярдәм итәргә килгәнегез өчен рәхмәт!

Алдагы матчлар катлаулырак булачак, җиңел туплар кертү мөмкинлеге булмаячак. Тупның кадерен белергә кирәк булачак. Кичәге матч хаталарын кабатларга ярамый, чөнки 15 югалту – мондый көндәш белән уйнау өчен артык күп».

Киләсе матчны «Зилант» инде бер атнадан уздырачак. 28 сентябрьдә команда Тольяттига юл тотачак, анда Россия Кубогы матчы (1/64 финал) җирле «Олимп»ка каршы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International