Нияз Билалов – дзюдо буенча Европа Кубогы җиңүчесе

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның тагын бер спортчысы дзюдо буенча Европа Кубогы медален алып килде. Исегезгә төшерәбез, турнир 21-22 сентябрьдә Черногориядә узды.

100 кг авырлык категориясендә Яр Чаллыдан Нияз Билалов Европа турнирында җиңүче булды. Дзюдочы барлык раундларны да уңышлы узды һәм финалда словак Марко Врховникны җиңде.

«Сезонга салмак кына шуу, ярыш көрәшләрен тою өчен Кубокта катнашырга булдым. Уңышка ышана идеңме? Иртә белән уянгач, билгеле бер стратегия эшләдем, аны үтәдем дә.

Бүген минем көрәш стиле гадәтидән аерылып торды. Күптән түгел үземнең яшүсмерләр, юниорлар ярышларын яңадан карадым, анда мин аякларым белән күп эшләдем, һәм әзерлек вакытында моңа басым ясарга булдым. Бүген бу планда барысы да килеп чыкты».

Нияз Билалов – Яр Чаллының «Олимпийский» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Шәхси тренеры Константин Толмачев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Сүз уңаеннан, элегрәк турнирның бронзасын Ксения Задворнова яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International