21 сентябрьдә Гимнастика үзәгендә О.П. Захаров истәлегенә «Динамо» җәмгыятенең Бөтенроссия ярышлары старт алды. Анда Мәскәүдән, Татарстан Республикасыннан, Удмуртиядән, Чувашиядән һәм Ульяновск өлкәсеннән 145 спортчы катнашты. Алар 1 һәм 2 разрядлы программаларда медальләр уйнатачак.
Якшәмбе көнне турнирны ачу тантанасы булды. Анда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, «Динамо» бөтенроссия җәмгыяте вәкиле Андрей Зудин, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСҖ ТИО Рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, ТР Спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.
Ярышлар 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларның төп максаты-халык арасында спортны, физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм Россиядә спорт гимнастикасын үстерү. Бу «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры килә.