«Стрела» – футбол буенча Татарстан Кубогы иясе

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Ял көннәрендә Әлмәттә футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы финалы узды. Кадерле трофей өчен Әлмәтнең «Элмет» һәм Казанның «Стрела» командалары көч сынашты.

Матч чын мәгънәсендә мавыктыргыч булды. Гәрчә 1 тайм голсыз тәмамланса да, ул күп санлы көрәшләр һәм гол мизгелләре белән тулган иде.

2 тайм башында беренче голны «Элмет» кертте, пенальтины гамәлгә ашырды. Әмма казанлылар шунда ук аерманы кире кайтарды, 5 минут эчендә 2 туп кертте. Команданың мондый исәбен очрашу ахырына кадәр тотып тордылар. Нәтиҗә буларак – «Стрела» үз тарихында беренче трофейны – Татарстан Кубогын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International