Татарстан спортчылары Триатлон буенча Россия беренчелегендә 2 медаль яулады

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

22 сентябрьдә Пермьдә «дуатлон-кросс» дисциплинасында Триатлон буенча Россия беренчелеге узды. Бөтенроссия турнирында республикадан 4 спортчы катнашты.

18-32 яшьлек яшүсмерләр арасында Казан олимпия резервы училищесы студенты Ксения Скворцова 2 урынны яулады. 15-17 яшьлек кызлар арасында «Центральный» физкультура-спорт җәмгыяте спортчысы Зарина Мөбәрәкҗанова бронза медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International