21-22 сентябрьдә Мәскәүдә 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында хатын-кызлар көрәше буенча Россия беренчелеге узды.
62 кг авырлык категориясендә Татарстан спортчысы, Әлмәт спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Екатерина Кошкина җиңү яулады. Кызның тренеры – Нәфисуллина Э. Р.