Татарстан спортчылары шахбокс буенча алтынчы дөнья чемпионатына юлламалар яулады

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Сайлап алу турниры-Россия шахбокс федерациясе Кубогы-19-22 сентябрьдә Чиләбедә узды. Татарстан спортчылары шахбокс буенча алтынчы дөнья чемпионатына юлламалар яуладылар, югары дәрәҗәдә әзерлек һәм мотивация күрсәттеләр:

  • Сабрина Шәмсиева «шахбокс» бүлегендә үз яшь категориясендә 1 нче урынны алды, контактлы ярышлар;
  • Илдар Чепкунов «мастерс» дисциплинасында – шахбокс кагыйдәләре буенча контакт ярышларында җиңүче булды, шулай ук «шахбкос-фит» дисциплинасында өченче булды;
  • Илмир Фәйзрахманов «шахбокс-фит»та 3 нче урынны алды. Бу бүлектә бокс раундлары снарядларда уза, спортчылар бокс техникасын үзләштерүләрен күрсәтә, ә шахмат раундында блиц уйный.

Шахбокс буенча алтынчы дөнья чемпионаты Ереванда 2024 елның 23-28 октябрендә узачак. Россия җыелма командасында дүрт катнашучы – Татарстан шахбокс Федерациясе җыелма командасы спортчылары: Сабрина Шәмсиева, Илдар Чепкунов, Илмир Фәйзрахманов һәм Эльза Галиева.

Белешмә:

Шахбокс – гибрид спорт төре, анда шахмат блицы раундлары боксерлар раундлары белән чиратлаша. Шахбокс буенча тарихта беренче матч 2003 елда була. Казанда 2017 елда шахбокс буенча беренче балалар турниры узды. 2020 елдан Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасы шахбокс Федерациясе» РФСОО теркәлү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International