«Зилант» «Олимп» белән Россия Кубогында уйнаячак

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Гандболда Россия Кубогы уйнату башлана. Турнирда Казанның «Зилант» командасы катнашачак.

Команда үз юлын турнирның 1/64 өлешеннән башлый. Инде бу шимбәдә, 28 сентябрьдә, «Зилант» Тольяттиның «Олимп»ы белән читтә көрәшәчәк. Уен 13:00 дә (Мәскәү сәгате) башлана.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда командалар Кубокның бу стадиясендә очрашкан иде инде. Ул вакытта казанлылар ышанычлы җиңү яуладылар 37:26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International