Митрополит Кирилл Изге Александр Невскийның Бөтенроссия уеннарында призлы урыннар алган Татарстан спортчылары белән очрашты

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 сентябрендә Казан Богородица монастыренда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Изге Иманлы бөек кенәз Александр Невскийның II Бөтенроссия спорт уеннары призерлары булган Татарстан Республикасы җыелма командасы катнашучылары белән очрашты.

Ярышлар 11-16 сентябрьдә Түбән Новгородта узды. Биш көн дәвамында Россиянең 68 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан килгән спортчылар баскетбол, самбо, өстәл теннисы, шахмат, мини-футбол, фиджитал-хоккей буенча турнирларда көч сынаштылар, шулай ук ГТО нормаларын үтәделәр. Татарстан җыелма командасы берничә дисциплинада лаеклы чыгыш ясады. Спортчылар самбо ярышларында көмеш медаль яуладылар, өстәл теннисы ярышларында IV урынны алдылар. «Ак Барс» клубы командасы фиджитал-хоккей буенча турнирның берсүзсез җиңүчесе булды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры Ольга Павлова, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры, «Ак Барс» хоккей клубы составында 1998 елгы Россия чемпионы Кирилл Голубев, Казан епархиясенең физик культура һәм спорт мәсьәләләре комиссиясе рәисе иерей Василий Крючков, самбо буенча тренерлар Эдуард Водяшев һәм Илдар Сәлахов, хоккей буенча тренер Даниэль Насыйбуллин, өстәл теннисы буенча тренер Юлия Шахова, ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.

Татарстан митрополиясе башлыгы яшь спортчыларга 1579 елда Казан Изге Ана иконасын табу могҗизасы, кеше тормышына ышанычның мөһимлеге турында сөйләде. Балалар белән әңгәмәдә владыка Кирилл рус изгеләренең, аерым алганда, яшь чагында хәрби җиңүләр яулаган данлыклы полководец кенәз Александр Невскийның батырлыкларына аерым игътибар бирде.

Балалар, үз чиратында, ярышларда катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Очрашу азагында архипастырь спортчыларга яңа спорт җиңүләре теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл фатихасы белән изге кенәз Александр Невскийның Бөтенроссия спорт уеннары 2023 елдан бирле үткәрелә. Ярышлар Россия спорт министрлыгының төбәкара, Бөтенроссия һәм халыкара физкультура чараларының һәм спорт чараларының бердәм календарь планына кертелгән һәм «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында уздырыла. Киләсе Уеннар 2025 елда Санкт-Петербургта узачак, аларны инде халыкара форматта оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International