Казанда Бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты старт ала

2024 елның 27 сентябре, җомга

27-29 сентябрьдә Казанда Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда чемпионаты узачак.

Ярышлар бадминтон үзәгендә (Оренбург тракты ур., 99) узачак.

Чемпионатны ТР Бадминтон федерациясе – ТР «Динамо» ОГО ФСО коллективы һәм ТР Спорт министрлыгы оештыра.

Ярышлар программасы:

27 сентябрь (җомга) – команда ярышлары

10:00 – тантаналы ачылыш

28-29 сентябрьдә шәхси ярышлар

28 сентябрь (шимбә)

9:00 – тренерлар киңәшмәсе.

10:00 – ир-атлар ялгыз разряды һәм хатын-кызлар ялгыз разряды ярымфиналга кадәр

15:00 – ярымфиналга кадәр катнаш парлы разряд.

29 сентябрь (якшәмбе)

09:00 – ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядларның ярымфиналы.

09:00 – ир-атлар һәм хатын-кызлар парлы разрядлары

12:00 – катнаш парлы разрядның ярымфиналы

14:00 - финаллар

17:00 – Бүләкләү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International