23-28 сентябрьдә Крымскиның «Факел» стадионында 13-16 яшьлек кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия беренчелеге узды.
Татарстан Республикасыннан «Динамо» РСШОР командасы катнашты. Тренер Людмила Юшкова җитәкчелегендә кызлар барлык матчларны да лаеклы уйнап, 2 урынны алдылар. Турнирның алтынын Мәскәү өлкәсе ИВС буенча СШОР командасы отты.
Беренчелекнең иң яхшы уенчылары:
Иң яхшы капкачы-Варвара Шаколинина (Мәскәү)
Иң яхшы сакчы-Варвара Семенько (Краснодар крае)
Иң яхшы ярымсакчы-Александра Лещинская (Татарстан)
Иң яхшы һөҗүмче-Дарья Пименова (ИВС буенча СШОР, Мәскәү өлкәсе)
Иң яхшы уенчы-Кристина Быкова (ИВС буенча СШОР, Мәскәү өлкәсе)