Азнакайда "Колокольчик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын үтәгәннәр

2024 елның 28 сентябре, шимбә

27 сентябрьдә Азнакай шәһәренең 1 нче катнаш төрдәге «Колокольчик» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спорт чарасы – «ГТО» ВФСК нормативларын үтәү – ГТОга баскычлар булды.

ГТОның мобиль мәйданчыгына чыгу чарасы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Анда 35 бала катнашты. Алар түбәндәге нормативларны үтәделәр:

- урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;

 -гимнастика эскәмиясендә басып тору хәленнән алга авышу;

- теннис тупын 5 метрга максатка ыргыту;

- 30 метрга йөгерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International