Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан Волейбол федерациясенең ХІ Президенты Кубогының сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында финал уеннары узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән оештыручыларны, тренерларны һәм ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ачылышта шулай ук ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 11 ел эчендә республика Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннар масштаблы һәвәскәрләр волейбол турнирына әверелде. Бу сезонда анда сәнәгать предприятиеләренең һәм авыл районнарының 69 командасы катнашты.
"Физкультура һәм спортны үстерү өчен бездә заманча, югары технологияле инфраструктураны да кертеп, иң уңайлы шартлар тудырылган, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Һәр муниципаль районда ким дигәндә бер универсаль спорт комплексы, Боз сарае һәм йөзү бассейны бар. 11 нче номерлы спорт мәктәбенең төзекләндерелгән залы-менә дигән үрнәк».
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, турнирның төп миссиясе – ведомство ярышлары традицияләре аша массакүләм волейболны популярлаштыруны дәвам итү. "Бергәләп, без системалы рәвештә физкультура белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны артуга ярдәм итәбез, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. - Футбол һәм йөзү белән беррәттән, волейбол-иң кирәкле, демократик һәм һәркем файдалана алырлык спорт төре. Республикада һәвәскәрләр волейболы профессиональ волейбол клубларының җиңүләре белән бергә бара, алар бу сезонда даими чемпионатларда һәм ил Кубогында җиңү яулады».
Турнирның финал этабында катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга керткән өлешләре, үҗәтлекләре, җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдереп, республиканың Волейбол федерациясе җитәкчесе аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. "Барысы да финалга барып җитмәсә дә, Кубокта катнашу факты башкаларга тырышып эшләргә, осталыкларын камилләштерергә, тәҗрибәле тренерлар белән эшләргә этәргеч бирәчәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Сез бит тормыштагы активлык үрнәге күрсәтәсез"
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук предприятиеләрнең, авыл халкының, мәктәпләрнең хезмәт коллективларының волейболны массакүләм спорт төре буларак үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, волейбол турнирлары массакүләм спорт үсешенә хезмәт итеп кенә калмый, алар төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, яшьләрне һәм балаларны патриотизм рухында, үз мәктәбенә, районына, шәһәренә һәм Республикасына мәхәббәт рухында тәрбияли.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин тренерларга, ветераннарга һәм волейбол хәрәкәте активистларына ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды һәм 11 нче спорт мәктәбе директорына туплар һәм челтәр бүләк итте.
Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Кубогына XI турнирның финал этабына Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында «Татнефть» ГАҖ (Әлмәт), «Татэнерго» АҖ (Яр Чаллы), «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ (Казан) командалары, шулай ук Саба, Мамадыш, Аксубай һәм Мөслим районнары командалары чыкты.