3 октябрьдә Казанда Чирәмдәге хоккей буенча ирләр Суперлигасының ярымфиналы тәмамланды. Казанның «Динамо-Ак Барс» һәм Мәскәүнең «Восток» командалары арасындагы матчларда Татарстан клубы ике ышанычлы җиңү яулады (6:1 һәм 4:0) һәм финалга проблемаларсыз чыкты.
Хәлиткеч очрашуда Казанның көндәше Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь» командасы булачак, алар 2 очрашуда Екатеринбургның «Динамо-Строитель» командасын җиңде (4:2 һәм 3:1).
Турнир медальләре өчен көрәш 6 һәм 8 октябрьдә 16:00 сәгатьтә чирәмдәге хоккей үзәгендә узачак. Кирәк булса, өченче очрашу 9 октябрьдә булачак.
«Динамо-Строитель» һәм «Восток» арасындагы 3 урын өчен матчлар шул ук даталарда 14:00 дә узачак.