1-2 октябрьдә хатын-кызлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының соңгы туры узды. Казанның «Ак Барс-Динамо» спортчылары анда 2 җиңү яуладылар һәм турнир таблицасында лидерлыкны саклап калып, 1 урыннан плей-оффка чыктылар.
11 турдан соң топ-6:
1 – "Ак Барс-Динамо", Казан
2 – "Динамо-Электросталь". Электросталь
3 – "Восток", Мәскәү
4 – "Дончанка", Волгодонск
5 – " Свердловск өлкәсе җыентыгы", Екатеринбург
6 – "СПб УОР-2", Санкт-Петербург
Россия чемпионатының финал этабы 11-18 октябрьдә Электростальдә узачак. Плей-офф кысаларында 2 җиңүгә кадәр серияләр уйнатылачак.
«Ак Барс-Динамо» финалына чыгу өчен «Дончанка» белән көрәшергә туры киләчәк. Уеннар 11,12 һәм 14 октябрьдә (кирәк булса) узачак. Финал сериясе һәм бронза өчен матчлар 15,17 һәм 18 октябрьдә узачак.