5-6 октябрьдә Биектауның «Биектау» спорт комплексында хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать өлкәләре командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектына «Демография» милли проектына ярдәм йөзеннән узды, аны «Спартак-Татарстан» ФСО оештырды.
Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы исеменә автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы командасы лаек булды (Казан шәһәренең «ПАТП №2» МУП). Икенче урынга авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы командасы («КАЗАНЬКОМПРЕССОРМАШ»АҖ) лаек булды. Өченче урынны сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды («Казан дәүләт казна дары заводы»ФКП).
Ярышлар тәмамлангач, җиңүче һәм призер командаларга кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр, вымпеллар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.