4 һәм 5 октябрь көннәрендә «Олимпиец» спорт комплексында грек-рим көрәше буенча шәһәр ярышлары узды.
Спорт комплексында беренче көнне «Казан мәктәп лигасы»узды. Турнирның җиңүчеләре булып спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 8 бала танылды.
Алтын медальләрне Тимур Әмиров, Ислам Сәйфуллин, Ислам Зиннәтов, Назар Константинов, Ролан Ерохин, Гадел Хәйретдинов, Әмир Зәйнуллин, Ранил Гыйльфанов яулады.
5 октябрьдә Казанда 14 яшькә кадәргеләр арасында узган беренчелектә чемпион титулын Ислам Нигъмәтуллин яулады. Көмеш медальләргә Тимур Раупов һәм Кирилл Маланчев лаек булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык спортчылар да тренер Әнәс Гәриев шәкертләре.