Чирәмдәге хоккей буенча 22 нче тапкыр Россия чемпионы булган «Динамо-Ак Барс» командасы Татарстан Республикасы Рәисеннән котлау телеграммасы алды.
"Кадерле хоккейчылар!
Хөрмәтле Араик Арташович, Әсгать Әхмәтович һәм Евгений Александрович!
Сезне һәм клубның барлык җанатарларын чын күңелдән Россия чемпионатында искиткеч нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйм.
Инде 22 нче тапкыр яуланган ил чемпионнары трофее-«Динамо-Ак Барс» командасының югары осталыгының ышандырырлык дәлиле. Узып баручы сезон чын триумф белән тәмамланды – барлык өч төп турнирда – чемпионатта, Кубокта һәм Россия Суперкубогында җиңүләр. Шик юк, бу уенчыларның, тренерларның, белгечләрнең һәм клуб җитәкчелегенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Кичергән хис-кичерешләрегезнең шатлыгы, Татарстан дружинасының якты көрәшләре белән елдан-ел горурлану мөмкинлеге өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм.
Республика халкы, шәхсән үз исемемнән Сезгә һөнәри үсеш һәм яңа зур казанышлар, шулай ук сәламәтлек һәм барлык уңайлыклар телим».