10 октябрьдә Казан марафоны-2025кә теркәлү башлана

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

2025 елның 3 һәм 4 маенда Татарстан Республикасы башкаласында XI Казан марафоны узачак. Узышка теркәлү 10 октябрьдә kazan.run сайтында башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларга 3, 10, 21 һәм 42 км дистанцияләрдә йөгерү мөмкинлеге булачак. Билгеләп үтик, Казан марафоны ел саен бөтен илдән меңләгән йөгерүне яратучыларны җәлеп итә, ә бу исә, үз чиратында, «Демография» милли проектының спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләр саны күрсәткечләренә ирешү максатларына ирешергә мөмкинлек бирә.

2024 елда Казан марафоны үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә йөгерүдә катнашучылар саны мең ярымнан 30 меңгә кадәр артты. Быел марафон Россия марафоннары лигасына һәм БРИКС марафоннары Лигасына керде.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, Казан марафоны спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур өлеш кертә:

"Казан марафоны ел саен үткәрелә торган, хәтта традицион спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде, ул төрле илләрдән меңләгән катнашучыны берләштерә. Без төбәгебезнең шундый масштаблы һәм якты чаралар кабул итә алуы белән горурланабыз. Киләсе сезонда Казан марафоны йөгерү сөючеләрне тагын да күбрәк җәлеп итәр дип өметләнәбез, ә без аны катнашучылар өчен уңайлы һәм кызыклы итәрбез», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International