Азнакай районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында спорт чаралары узды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. 9 октябрь көнне Азнакай районында өлкәннәр катнашында спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде.

«Дельфин» су-савыктыру комплексында «Демография» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән катнашучылар ГТО комплексына керә торган Сынаулар үткәрделәр. Ветераннар авышлык, гер күтәрү һәм йөзү кебек дисциплиналарда катнаштылар. Активистларны спорт идарәсе башлыгы Рафис Миңнеханов сәламләде.

Чара азагында ветераннарны грамоталар, медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Шулай ук чәй өстәле дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International