6 октябрь көнне Красноярскта регби буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Татарстан клубы яңарыштан соң беренче тапкыр чемпионат финалына кадәр барып җитте, анда икенче урынны яулады. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов «Стрела-Ак Барс» регби клубын Россия чемпионатының көмеш медальләре белән котлады:
"Хөрмәтле Алексей Валерьевич, Айрат Радинович һәм Рамил Әсхәтович! Хөрмәтле Нил әфәнде, кадерле уенчылар!
Барыгызны да клубның яңа тарихында зур уңышка ирешүегез – регби буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулавыгыз белән котлыйм.
Кадерле трофей, команданың турнир таблицасы буенча соңгы бишеллыкта ашкынып күтәрелүе кебек үк, сөендерә һәм чын-чынлап сокландыра. Бу бөтен клубның – тренерлык штабының, җитәкчелекнең, битараф булмаган иганәчеләрнең һәм, әлбәттә инде, уенчыларның үзләренең тырыш һәм зур хезмәтенең закончалыклы нәтиҗәсе. Сезгә зур җиңү шатлыгы, республиканың спорт данын арттыруга лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм һәм, шикләнмим, Татарстан «Стреласы» үзенең якты триумфаль очышын дәвам итәчәк.
Сезгә киләчәктә дә актив эш, яңа югарылыклар һәм һөнәри казанышлар телим.»