ТР хәрби-спорт уеннары һәм хәрби-патриотик тәрбия үзәгендә тәрбияләнүчеләр төрле стильле каратэ буенча Бөтенроссия ярышларында 5 медаль яуладылар.
Ярышлар 3 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Владимир өлкәсендә узды һәм Суздаль шәһәренең 100 еллыгына багышланды. Ярышларда илнең 33 төбәгеннән барлыгы 940 көрәшче катнашты.
Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО коллективыннан Чаллы курсантлары республика данын лаеклы якладылар. Егор Миронов - җиңүче, Алишев Әхәтов һәм Матвей Котельников – көмеш, Әмирхан Шәрипов һәм Максим Тимофеев бронза медальләргә лаек булдылар.
Яшь спортчылар Павел Кривенец җитәкчелегендә шөгыльләнәләр, 3 дан.