Евгения Косецкая һәм Сергей Сирант-бадминтон буенча Россия чемпионнары

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Раменское шәһәрендә ялгыз разрядта финаллар тәмамланды. ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча пьедесталның иң югары баскычына Татарстан спортчылары менде.

Хатын-кызлар финалында Евгения Косецкая иң көчле бадминтончы булды. Кыз ике сетта Мәскәүдән Александра Пушкинны җиңде.

Ир-атлар арасында алтын медаль иясе Сергей Сирант булды, ул шулай ук ышанычлы рәвештә Артур Печенкинны (Мәскәү өлкәсе) җиңде. Турнирның бронза призеры Татарстанның тагын бер вәкиле Никита Мулеев булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International