7 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта су полосы буенча Бөтенроссия студентлар ярышларының финалы узды.
Анда Россиянең 8 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан командалар катнашты. ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республиканы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты командасы тәкъдим итте, аны республиканың юниорлар җыелма командасы һәм «КОС-Синтез-УОР»уенчылары көчәйтте.
Турнир барышында татарстанлылар 6 матчта 6 җиңү яулады, ә алтын финалда Санкт-Петербург политехник университеты ватерполчыларын 11-10 исәбе белән җиңде.
Команда составына Әмир Шакиров, Азат Ганиев, Тимофей Михеев, Ярослав Краснов, Никита Карасев, Антон Филатов, Даниил Ишимов, Илья Васильев, Никита Рангулов, Никита Гаврилов, Роман Блохин, Камил Шәйдуллин, Иван Мясников керде.
Команданы «КОС-Синтез-УОР» тренеры Әнвәр Галимҗанов һәм ТР Су полосы федерациясе башкарма директоры Игорь Крюков әзерләде.
Турнир нәтиҗәләре буенча иң кыйммәтле уенчы призына татарстанлыларның һөҗүмчесе Антон Филатов лаек булды.