Виринея Максимова – самбо буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Кипрда (Ларнака шәһәрендә) 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Турнирдан алтын медальне Татарстан спортчысы Виринея Максимова алып кайтты.

«Ак Барс» көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче «Ракета» ФСО 59 кг авырлык категориясендә иң яхшысы булды. Спортчыны тренер Алексей Иванович Максимов әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International