Татарстанның тагын бер спортчысы самбо буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль иясе булды. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Турнир 9-14 октябрь көннәрендә Кипрда узды.
«Тасма» физкультура-спорт җәмгыятенең «Кадар» спорт комплексында тәрбияләнүче Глеб Голов 20 яшькә кадәр авырлык категориясендә иң көчле самбочы булды. Спортчыны тренер А. Е. Худайбергенова әзерләде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк билгеле булганча, 16 яшькә кадәрге кызлар арасында дөнья беренчелегендә Виринея Максимова җиңгән иде.