13 октябрь-Абу-Дабида Дзюдо буенча Зур шлем турниры тәмамланды.
Халыкара ярышларда көмеш медальне Яр Чаллыда тәрбияләнүче Нияз Билалов яулады, бу хакта ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. 100 кг га кадәр авырлык категориясендә ул дөнья чемпионы Армен Адамян белән көрәште.
"Бик эмоциональ ярымфинал булды. Минем өчен бик принципиаль. Мин җыелманың беренче номерларыннан көчсезрәк булмавымны исбатларга теләдем", - дип уртаклашты финалдан соң спортчы.