Яр Чаллыда ГТО фестиваленең җәйге этабы башланды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Яр Чаллыда «Демография» милли проекты кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК фестиваленең җәйге этабы старт алды.

Узган шимбәдә, 12 октябрьдә, «Яр Чаллы» спорт мәктәбе базасында 18 яшьтән 64 яшькә кадәрге хезмәт коллективлары – «Славица» туңдырма фабрикасы, «Славица» сәүдә йорты һәм «КАМАЗ»ПАО командалары җыелды. 60 тан артык катнашучы үзләренең физик сәләтләрен күрсәттеләр, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, урыннан озынлыкка сикерүдә һәм спорт снарядлары ыргытуда һәм башка нормативларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Фестиваль 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International