5-6 октябрь көннәрендәР.Г.Нежметдинова ис. «Сәламәтлек – 2024» Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагының КФКларны арасында шахмат, шашка һәм дартс буенча ТР беренчелегенең II этабы ярышлары узды. Чара «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Тармакның җиңүчеләре булды:
Шахмат буенча. Беренче урында – «Транспроект» АО командасы, икенче урында – «Үзәк Идел Аэронавигациясе» филиалыКЦ ОВД командасы , өченче урында - «Метроэлектротранс»МУП командасы.
Шашка буенча. Беренче урында – «Метроэлектротранс» МУП, икенче урында – «Транспроект» АО командасы, өченче урында - «Каздорстрой»АО.
Дартс буенча: беренче урында – «Транспроект» АО командасы, икенче урында – Казан шәһәренең «ПАТП № 2» МУП командасы, өченче урында - «Каздорстрой» АО командасы.
Ярышлар тәмамлангач, җиңүче һәм призер командалар кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, вымпеллар белән бүләкләнделәр. Командалар составында җиңүче һәм призер катнашучыларга тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.