Ведомствода 2025 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары исемлеген формалаштыру мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы узды

2024 елның 18 октябре, җомга

17 октябрьдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2025 елга ведомствоның гавами максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр турында фикер алышуга багышланган Иҗтимагый совет утырышы булды. Анда ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов министр урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Спорт министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Әмир Харисов, шулай ук совет әгъзалары, ведомство хезмәткәрләре, СМИ вәкилләре һәм кызыксынучы гражданнар катнашты.

Утырыш барышында төбәкнең спорт тармагын алга таба үстерүгә юнәлдерелгән планнар тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар барлык тәкъдимнәрне игътибар белән өйрәнделәр һәм иң актуаль максатлар исемлеген төзеделәр. Анда ачык тавыш бирүгә чыгачак 17 пункт кергән. Аның нәтиҗәләре буенча 2025 елга Министрлыкның гавами максатлары һәм бурычларының финал исемлеге төзеләчәк.

"Без үз алдыбызга киләсе елга амбициоз, әмма ирешерлек максатлар куябыз. Безнең төп бурыч-спортны барлык категория гражданнар өчен дә, бигрәк тә өстәмә ярдәмгә мохтаҗлар өчен дә уңайлы итү. Без спорт инфраструктурасын үстерүне, халыкны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүне һәм Россия җыелма командасы өчен югары класслы спортчылар әзерләүне дәвам итәчәкбез. Шулай ук халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен заманча технологияләрне куллану мөһим», - дип уртаклашты Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.

2025 елга тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Тавыш бирүнең башлану датасы соңрак игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International