18 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында Суперлига чемпионаты финалы тәмамланды. «Динамо-Электросталь» командасына каршы сериянең өченче матчында 4:2 исәбе белән җиңеп, Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы үз тарихында дүртенче тапкыр ил чемпионы булды. Бу титулларның барысын да кызлар баш тренер Валентина Апельганец җитәкчелегендә яулаганнар.
Турнир нәтиҗәләре буенча оештыручылар шәхси бүләк ияләрен билгеләделәр. «Ак Барс-Динамо " составында алар булдылар:
Ангелина Яшина-иң яхшы капкачы;
Виктория Чепурнова-иң яхшы сакчы;
Мария Овесова-иң яхшы ярымсакчы.