12-14 октябрьдә Екатеринбургта алкалы хоккей буенча традицион «Уральский прорыв» турниры узды. Анда тренерлары Максим Кутепов һәм Андрей Ногин җитәкчелегендәге 2014 елгы яшүсмерләр командалары, шул исәптән Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы катнашты.
Бер яшькә өлкәнрәк командалар белән каты көрәштә "Ак Барс-Динамо " 5 матчның 4сендә җиңеп, көмеш медальгә ия булды. Җиңүчеләр булып «Д13 Юность»хоккейчылары танылды.