19 октябрьдә Түбән Новгородта «Приокский» ФОК мәйданчыгында акробатик рок-н-ролл буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышлар агымдагы сезонның төп стартына – 21-26 ноябрьдә Мәскәүдә узачак акробатик рок-н-ролл буенча Россия чемпионатына сайлап алуның финал этабы булып тора.
Турнирда 600 дән артык иң көчле спортчы катнашты. Татарстан Республикасын иң күп санлы делегацияләрнең берсе тәкъдим итте. Җыелма команда составында 90 спортчы килгән, шуларның 60ы Чемпионатка һәм ил беренчелегенә юлламалар яулаган.
Чемпионат һәм Идел буе федераль округы беренчелеге нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы спортчылары исәбендә 5 медаль: 3 алтын, көмеш һәм бронза. Җиңүчеләр булдылар:
Гайдук Эльвира һәм Шмелев Артем - «Буги-вуги ир-атлар һәм хатын-кызлар»дисциплинасы.
Никифорова Кристина һәм Топольницкий Михаил-«Буги-вуги юниорлар һәм юниоркалар»дисциплинасы.
Евсеева Таисия һәм Поломошнов Михаил - «а класс-егетләр һәм кызлар миксты»дисциплинасы.
Беренче тапкыр беренчелекнең көмеш призеры «Энерджи» формейшн кызлар командасы булды. Команда тренерлары Евгения Гайсина һәм Анастасия Дмитроченкова.
«Хатын-кызлар Формейшн» дисциплинасында бронза медальләргә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты җыелма командасы лаек булды. Команданың тренеры Кучерова Ирина.
Шулай ук Идел буе федераль округы ярышлары кысаларында Түбән Новгородта буги-вуга буенча ФТСАРР Кубогы (ПФО) узды, анда Татарстан Республикасы спортчылары 5 алтын һәм 1 көмеш медаль яулады. Буги-вуга буенча ФТСАРР Кубогы җиңүчеләре һәм призерлары: Мария Малькова, Әминә Фатыйхова, Михаил Топльницкий, Кристина Никифорова, Рөстәм һәм Айсылу Мансуровлар.