Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Суперлиганың хатын-кызлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча 4 нче тапкыр Россия чемпионы титулын яулаган «Ак Барс-Динамо» командасы коллективына котлау телеграммасы юллады.
Хөкүмәт телеграммасының тулы текстын китерәбез:
"Кадерле хоккейчылар.
Хөрмәтле Валентина Андреевна, Әсгать Әхмәт улы, Салават Гаврилович һәм Зөфәр Фәнил улы.
Барыгызны да хатын-кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүегез белән котлыйм.
Бу чын спорт сугышы иде, ул безне, җанатарларны, ахырга кадәр киеренкелектә тотты. Ләкин безнең динамовкаларның нык холкы, көчле команда рухы һәм бәхәссез осталыгы алтын матчның нәтиҗәсен хәл итте. Сез илнең иң көчле командасы исемен кире кайтара алдыгыз һәм узып баручы уен сезонына матур нокта куйдыгыз.
Спортчы кызларга һәм тренерлар штабына, әлеге искиткеч казанышка һәм Төп Россия турнирларында Татарстан командаларының триумфаль йөрешенә катнашы булганнарга рәхмәт белдерәм.
Бу зур бәйрәмнең шатлыгын Сезнең белән бик теләп уртаклашам, чын күңелдән яңа һөнәри югарылыклар һәм ныклы сәламәтлек телим.
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов»