18-21 октябрь көннәрендә Минскта (Беларусь Республикасы) каратэ буенча «Belarus open 2024» халыкара турниры узды. Ярышларда Россия, Беларусь, Мисыр, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Кыргызстаннан 1000нән артык спортчы катнашты.
Россия җыелма командасы составында ярышларга шулай ук Татарстан Республикасы спортчылары да китте. Көрәш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы каратэчылары 5 медаль яулады.
Алтын медальгә Инсаф Хуҗин лаек булды, көмеш медальләргә Ранис Гарипов, Амелия Трофимова һәм Ога Звягинцева лаек булды. Бронза медальне Варвара Александровна отты.
Спортчыларны тренерлар Смирнова С.М.. һәм Денисова Д.В. әзерләде