23 октябрь көнне Азнакайның 2нче мәктәбе укучылары ГТО нормативларын үттеләр. Чара «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Нормативларны үтәүгә 500 дән артык кеше кереште. Алар мондый нормативларны үтәгәннәр:
- Идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
-Гимнастика эскәмиясендә туры аяклы хәлдән алга авышу;
- Урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;
- Биек аркылы күтәрү;
- Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
- Электрон коралдан ату.
Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән кешеләр ГТО тамгасын алуга исәп тота алалар.